Хәвеф-хәтәр
24 Май 2022, 05:38

Балыкка киткәннәр һәм кайтмаганнар

Өч ир-ат элемтәгә чыкмаган.

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Кичә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгына 19 майда Ишембайдан балыкка дип юлланган өч ир-атның алдан билгеләнгән  вакытка (22 май көнне) кайтып җитмәүләре турындагы хәбәр килә. Аларның “УАЗ” машинасында юлга чыгулары билгеле була. Алар Нөгеш елгасы буенда балык тотарга ниятләгән. Элемтәгә дә чыкмаганнар, чөнки анда телефоннар тотмый.

Эчке эшләр министрлыгы югалган ирләрне эзли башлаган, коткаручыларны да җәлеп итәргә уйлаганнар.

Бүген балыкчыларның табылуы билгеле булды, аларның бар да яхшы.

“Аларны Нөгеш елгасы буенда  бер балыкчының малае тапкан. Исән-саулар,  берсенә дә медицина ярдәме таләп ителми. Машиналары ватылу сәбәпле балыкчылар элемтәгә чыга алмаган. Ирләрне Ишембай районының Верхотор авылына илтеп куйганнар”, – ди хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас