

Санкт-Петербургның Колпино шәһәрендә сигезенче сыйныф укучысын күкрәк читлеге җәрәхәте белән дәваханәгә алып килгәннәр.
Аңа пычак белән чәнечкәннәр дигән шик бар.
Вакыйга 22 май кичендә теркәлгән. Вознесенское шоссесындагы йортларның берсенә 8 сыйныф укучысына ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Авыр хәлдәге үсмернең күкрәге җәрәхәтләнгән. Ул медикларга арматурага егылдым дип аңлаткан. Аның бертуган энесе дә моны раслаган. Әмма соңрак табиблар полиция чакыртырга мәҗбүр булган, чөнки егетнең күкрәк читлегендәге яралар арматурага өстенә егылганга охшамаган. Аның күкрәгендә – чәнечү эзләре, үпкәләренә кан җыелган.
Соңрак оператив тикшерү төркеме үсмерне уен вакытында яшьтәш кыз җәрәхәтләве ихтимал дип ачыклаган. 8 сыйныфта укучы кызны әнисе белән бергә полиция бүлегенә чакыртканнар. Җинаять эше коралы дип шикләнгән пычакны тартып алганнар.
Чыганак: lenta.ru