Хәвеф-хәтәр
23 Май 2022, 07:19

86 кеше югалган

Аларның 15е – балалар...

vnru.ruvnru.ru
vnru.ru

Көнгә чыксаң, әле тегендә, әле монда кешеләр югалу турындагы хәбәрләргә тап буласың. Алар арасында табигатькә чыгып китеп югалучылар да бар.

Мәсәлән, 21 майда Благовещен районының Тәнәй авылында гөмбәгә дип урманга киткән бер хатын-кызның югалуы турында хәбәр килә. Шундый ук хәл 22 майда Кырмыскалы районында да була. Анда “Восток” бакчачылык ширкәтендә ата-анасы 13 яшьлек кызларын югалта.

“Бәхеткә, хатын да, бала да үзләре табылган. Гомумән, 2022нче ел башыннан алып, республикада 86 кеше югалган, аларның 15е – балалар. Бар очракларда да кешеләр табылган”, – дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас