+21 °С
Болытлы


Колумбиядә генерал Хосе Мария Кордове исемендәге хәрби академиядә 19 курсант яшен атып хастахәнәгә эләккән. Caracol радиосы сайты хәбәр итүенчә, бу хәл курсантлар кыр эшләренә чыккан вакытта булган. Аяз көнне яшен суккан диләр бит, монда да бернинди явым-төшем булмаган вакытта яшен атып җибәргән. Каза күрүчеләр барсы да әлеге вакытта табиб күзәтүе астында. Берсенең тәне нык пешкән, калганнары җиңелчә җәрәхәтләнгән, диелә.
Чыганак: news.day.az