Хәвеф-хәтәр
21 Май 2022, 07:42

Юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң...

Уфада җәяүлене машина бәрдергән.

Юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң...Юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң...
Юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң...

Бүген Уфа урамында җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хәл 21 май төнендә Октябрь революциясе урамы, 58нче йорт каршында булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, 40 яшьлек водитель, «Kia Rio» автомашинасы белән идарә итеп, тиеш булмаган урында юл аша чыккан җәяүлене бәрдергән.

"Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 52 яшьлек ир-ат бик нык имгәнгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды", - дип хәбәр иттеләр Уфаның ЮХХДИ хезмәткәрләре.

Водительләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү мөһим. Урамда йөргәндә игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм башкаларны хәвеф астына куймагыз, дуслар!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас