Хәвеф-хәтәр
21 Май 2022, 08:34

Гаиләсе белән юл һәлакәтенә эләккән

Нәтиҗәдә 42 яшьлек „Hyundai“ шоферы, хатыны һәм ике кызлары тән җәрәхәтләре алган.

Гаиләсе белән юл һәлакәтенә эләккәнГаиләсе белән юл һәлакәтенә эләккән
Гаиләсе белән юл һәлакәтенә эләккән

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән.

Авария кичә кич белән Октябрьский шәһәренең Космонавтлар урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Subaru Legacy» руле артында утырган 34 яшьлек ир юлда сулга борылганда «Hyundai Solaris» машинасының үтеп киткәнен көтми һәм аның белән бәрелешә. «Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 42 яшьлек „Hyundai“ шоферы, шулай ук аның 40 яшьлек хатыны һәм 4 һәм 7 яшьлек ике кызлары тән җәрәхәтләре алган. Медицина ярдәме „Subaru“ шоферына да кирәккән.

Әле инде тикшерү башланган, бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак», — дигән Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Узган тәүлектә республика юлларында барлыгы унике автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда уналты кеше җәрәхәтләнгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас