Хәвеф-хәтәр
20 Май 2022, 15:08

Укучы башына футбол капкасы ауган

Ул беркетелеп куелырга тиеш түгелме икән?

yar.mk.ruyar.mk.ru
Фото:yar.mk.ru

Подмосковьеның Долгопрудный шәһәрендә 9 яшьлек малайның башына тимер футбол капкасы ауган.

“Московский комсомолец” язуынча,  әлеге вакыйга  кичә, 19 майда теркәлгән. Бу көнне укучы башка малайлар белән ачык спорт мәйданында футбол  уйнаган. Уенны тренер күзәткән.

Футбол кырында балалар бер комбинацияне өйрәнгән вакытта  9 яшьлек малай тимер капкага таянган һәм егылган, шул мизгелдә  капка да ауган һәм укучының башын ярган.

Тренер тиз арада медикларны чакырткан. Дәваханәдә аңа баш сөягенең ике яклы сынуы дигән диагноз куйганнар.

Полиция укучы җәрәхәтләнү очрагы буенча тикшерү оештырган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас