

Чиләбе өлкәсенең Брединский районында 8 яшьлек малай әнисенең туган көнендә үзенә кул салган.
Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, фаҗига 18 майда теркәлгән. Бала уйнарга дип әнисен чакырган, әмма ул улына бераз көтәргә кушкан. Моннан соң күңеле төшкән малай күрше бүлмәдә апасы белән уйный. Кыз икенче бхлмәгән чыккан арада малай үзенә кул сала. Әйләнеп кергәч энесен күргән кыз шунда ук әнисенә хәбәр итә. Кызганычка каршы, табиблар малайны коткара алмаган.
Бала туганнарын куркытасы гына килгән, чынында аңлы рәвештә үзенә кул салырга уйламаган, дип яза Ura.ru басмасы.
Чыганак: lenta.ru
Фото: rassvetnews.ru