

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе кибетләрдә хәвефле азык пәйда булуын кисәтә. Ул – Иваново өлкәсендә җитештерелгән “Студень столичный категории Б охлажденный” дип аталган койка (холодец).
Эш шунда: Мәскәүдә, Архангель, Ярославль һәм Вологод өлкәләрендә әлеге азыкны кулланганнан соң агулану очраклары теркәлгән.
Лаборатория тикшерүләре 29.04.2022, 27.04.2022, 02.05.2022 даталарында чыккан койкаларда натрий нитритының тиешле дәрәҗәдән артып китүен ачыклаган. Агуланучы 16 кеше дәваханәгә эләккән. Ни кызганыч, аларның икесен коткара алмаганнар...
Бүген койка җитештерүче предприятиенең эшчәнлеге туктатылган. Шәхси эшкуарга һәм цех бригадирына гаеп белдерелгән.
“Әлеге продуктка тап булсагыз, Роспотребнадзорга хәбәр итегез. Һәм бу азыкны берүк куллана күрмәгез”, – дип кисәтәләр Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән.