

Русиянең Дәүләт Думасы янгыннар чыгаруга сәбәпче булган гражданнарга карата штрафларны 10 тапкырга арттыру турындагы проектны хуплады. Шулай итеп, урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучы гражданнар өчен санкцияләр 15тән алып 30 мең сумга (моңарчы бу сумма 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр иде) кадәр тәшкил итәчәк, вазифа биләүчеләргә – 20дән алып 40 мең сумга кадәр (элек бу сумма 10нан 20 мең сумга кадәр иде), юридик шәхесләр өчен 100дән алып 400 мең сумга кадәр (элек 50дән алып 200 мең сумга кадәр иде) җитәчәк.
Урманнарда яки урманнарга якын территорияләрдә чыбык-чабык, коры-сары, корыган үлән һәм башка нәрсәләрне янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып яндырган өчен дә штрафлар артты.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: mkivanovo.ru