Хәвеф-хәтәр
19 Май 2022, 07:01

Георгий тасмасын яндырган

Моның өчен берәр җәза каралганмы?

Георгий тасмасын яндырганГеоргий тасмасын яндырган
Георгий тасмасын яндырган

Социаль челтәрләрдә  Георгий тасмасына ут төрткән видео урнаштырганы өчен Норильскида яшәүче бер ирне кулга алганнар. Бу хакта Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.

“Русиянең хәрби даны символын мәсхәрәләү юлы белән кылынган нацизм реабилитациясе” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Соңрак 18 яшьлек шикләнелүче егетнең Русиядә тыелган “Правый сектор” Украина хәрәкәте тарафдары булуы ачыкланган. Тикшерү версиясе буенча, 23 апрельдә  ул “Русия хәрби даны символы – Георгий тасмасын – яндыру юлы белән мәсхәрәләгән, һәм калганнарны да шулай эшләргә чакырган”. Чикләү чарасы буларак  егетне сак астына алганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Фото: balakovo24.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас