+21 °С
Болытлы


Санкт-Петербургның Левашово авылы мәктәбендә бишенче сыйныфта укучы 2 бала нейролептиклар белән агуланган.
78.ru басмасы язуынча, укучылар 20-30лап төймә дару ашаганнар. Даруларны балаларга сыйныфташ кыз алып килгән. Көчле агулану белән 5 сыйныф укучыларын 5 санлы Балалар хастаханәсенә илтеп салганнар.
Сыйныфташларына дару төймәләре биргән кызның әнисен административ җаваплылыкка тарттырганнар. Агуланган балаларның берсе дә бернинди исәптә дә тормый, дип яза 78.ru.
Чыганак: lenta.ru
Фото: forpost-sz.ru