

Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево үсмернең әти-әнисе, улларын туган көнендә шатландырасылары килеп, һәм интернеттан уенчык автомат, шлем һәм гранатага заказ биргән.
Өлкәннәр ышандыруынча, бала туган көненә бүләкне үзе сайлаган.
Заказ килгәч, малай шунда ук аны кулланып карарга уйлаган, гранатаның боҗрасын тартып чыгарган. Шартлау тавышы ишетелү белән бар дөньяны төтен баскан, уенчыктан исә шарчыклар чыгып очкан. Малайның учында пешү эзләре хасил булган.
Котлары очкан ата-ана малайны дәваханәгә илткән. Эш узгач кына ир белән хатын уенчыкта “пиротехник чара” дигән язуны күргән. Хәзер Подмосковьеның хокук саклау органнары хезмәткәрләре мондый хәвефле уенчыкларның нинди дә булса билгеләрсез (мәсәлән, сатып алучының яше чикләнү) сатылуы законлымы, юкмы икәнен тикшерәчәк.
Фото: ugrapro.ru
Чыганак: lenta.ru