Хәвеф-хәтәр
17 Май 2022, 13:45

Бала үлемендә кем гаепле?

 Серафимовка интернат-йортында 12 яшьлек бала үлгән.

Бала үлемендә кем гаепле?Бала үлемендә кем гаепле?
Бала үлемендә кем гаепле?

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре баланың үлеме сәбәпләрен ачыклауны дәвам итә. Фаҗига 26 гыйнварда булган. Эш буенча докладны Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә соратып алган.
Республика Тикшеру комитетында белдерүләренчә, экспертиза мәгълүматлары буенча, 12 яшьлек үсмер авыру аркасында үлгән. Беренчел нәтиҗәләрне тикшерү максаты белән комплекслы суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Серафимовка интернатында психикаларында тайпылышлар булган балалар тәрбияләнә.
Кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларында интернат-йорт хезмәткәрләренең балалар белән тиешенчә эшләмәве һәм малайның тәнендә җәрәхәт эзләре табылуы турында хәбәр ителде.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы балалар йортында булган вакыйга турында массакүләм мәгълүмат чараларындагы кайбер басмаларга үзенең мөнәсәбәтен белдерде.

Тикшерү эшләре дәвам итә. Барлык сәбәпләр ачыкланмый торып ялган хәбәр таратмас өчен, ышанычлы мәгълүмат өлкәсен формалаштыру өчен без барлык булган мәгълүматны бирергә әзер һәм журналистика җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү өчен һәрвакыт ачык ", - дип ассызыклады министрлык.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас