Хәвеф-хәтәр
16 Май 2022, 06:54

Янган өйдә оныгын онытып калдырган

Картәнисе хәзер бу кайгыдан үзе дә психолог ярдәменә мохтаҗ...

oka.fm Янган өйдә оныгын онытып калдырганoka.fm Янган өйдә оныгын онытып калдырган
Янган өйдә оныгын онытып калдырганФото:  oka.fm

Кызганыч, йөрәк әрнетерлек хәлләрне укысам, берничә көнгә тынычлыгым югала...

Саратов өлкәсендә Тикшерү комитеты биш яшьлек сабыйның үлемен тикшерә. 14 май төнендә Свободный поселогында фаҗига була: Краснодар краеннан картәнисенә әнисе белән кунакка кайткан кыз баланың гомере кызганыч өзелә.

13 май көнне дүрт пенсионер әби ихатада шашлык пешерә. Кичтән мангалдагы утны сүндерергә онытып таралышалар. Нәнәсе белән оныгы йокларга яталар, әмма төнлә нәнәй кеше янгын исенә уяна һәм өйдән чыгып китә. Оныгын онытып калдыра...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергәннәр, янгыннан калган өйне сүткәндә кызчыкның гәүдәсе килеп чыккан.

Әлеге вакытта кызның әнисе белән нәнәсе психологлар ярдәменә мөрәҗәгать иткән, алар өчен бу гомерлек әрнү һәм күңел җәрәхәте...

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас