

Апрель ахырында АКШта кешедән кешегә кош гриппы йогуның беренче очрагы теркәлде. Бу чирне йоктырган 40 яшьлек ир фермада эшләгән һәм H5N1 штаммын йоктырган тавыкларны сортларга аеруда катнашкан.
Бу хәлдән соң галимнәр уйга батты. Кош гриппы кешеләр арасында болай тарала башласа, моның үтә дә хәвефле булуы мөмкин дип фаразлый алар.
В. А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының лаборатория мөдире, вирусолог Петр Чумаков әйтүенчә, әгәр кош гриппы мутацияләнеп, кешедән кешегә йога башласа, дөньяга яңа куркыныч пандемия янаячак.
“Чөнки кешелек, ковид кебек үк, бу вирус белән әлегә очрашмаган. Шуңа баштагы мәлләрдә чир йоктырган ике кешенең берсе мәрхүм булырга ихтимал”, – дип кисәтә Чумаков.
Әлегә кадәр кешегә кош гриппы кошлардан гына йога һәм бер кеше бер коштан гына чир йоктыра иде. Әмма , ни кызганыч, вируслар һәрдаим үзгәреп тора...
Шулай да куркыныч пандемияләр башкача булмасын дип телисе килә.