Хәвеф-хәтәр
15 Май 2022, 08:28

300дән артык мунча янган

Мунча яккач, аңа күз-колак булып торырга кирәк тә бит...

Уфа хакимияте.Уфа хакимияте.
Уфа хакимияте.

Башкортстанда 2022 ел башыннан алып 351 мунча янган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.

Янгын вакытында 2 кеше үлгән, 11 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре – төзек булмаган яки зыян күргән электр чыбыгы. Шулай ук төтен чыгу юлына корым җыелу да төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

“Кайсыбердә кешеләрнең мунча якканнарын онытып җибәргән очраклары да бар. Күз-колак булып тормау аркасында да янгыннар килеп чыга”, – диләр ведомство хезмәткәрләре.

Коткаручылар мунча якканда игътибарлы булырга һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас