Хәвеф-хәтәр
12 Май 2022, 14:25

Велосипедчы автобус астына барып кергән

Водителе игътибарсыз булганмы, әллә егет ашыкканмы?

Велосипедчы автобус астына барып кергәнВелосипедчы автобус астына барып кергән
Велосипедчы автобус астына барып кергән

Бүген, 12 майда, Уфаның Ленин урамында пассажир автобусы велосипедчыны бәрдерә. БР ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Вектор» ПАЗ машинасы водителе Чернышевский урамында велосипедта "зебра" аша чыгып баручы 22 яшьлек егетне күрмәгән.

"Юл һәлакәте нәтиҗәсендә егет төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. Автобус эчендә унике пассажир булган, алар арасыннан берәү дә зыян күрмәде", - дип билгеләде юл инспекторлары.

Тагын бер юл һәлакәте башкалабызның Орджоникидзе урамында теркәлгән. Фольксваген Polo машинасы агачка килеп бәрелгән. Аннан соң ул 258 маршрут буенча хәрәкәт итүче Нефаз автобусына тигән.

«Пассажир автобусы салонында унбиш пассажир булган, - дип сөйләделәр полицейскийлар. - Юл авариясе нәтиҗәсендә транспорт чаралары механик зыян күргән, үлүчеләр юк».

Иң мөһиме - кешеләре исән-сау, тимер табылыр, диясе кала.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас