Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 Май 2022, 11:55

Күрәчәге булгандыр инде...

Юл газабы - гүр газабы...

“ЛизаАлерт” Башкортстан” төркеме
Фото:“ЛизаАлерт” Башкортстан” төркеме

10 май иртәсендә Уфа-Яңавыл юлының 133нче километрында Renault Sandero белән Skoda Rооmster бәрелешкән. Авариядә 5 кеше һәлак булган. Renault автомобиленнән – ике (64 яшьлек водитель һәм урта яшьләрдәге пассажир ханым), Skoda машинасыннан – өч (24 яшьлек водитель белән   аның 16 һәм 24 яшьлек пассажирлары).

Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә Skoda Rооmster кюветка төшеп киткән һәм аңа ут капкан.

Skoda автомобилендәгеләр ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче  һәлак булганнар. Renault машинасындагылар янып үлгән.

Ул вакытка Renault автомобилендә янып үлгән пассажир ханымның шәхесен ачыклап булмаган.

Ә 11 май көнне иртән “ЛизаАлерт” Башкортстан” төркеме волонтерлары Борай районының Мамады авылында яшәүче хатынны эзләүләре турында игълан итте һәм водительләрдән ярдәм сорады.

“10 майда  08.00-15.00 вакыт аралыгында Борай, Калтасы, Мишкә, Яңавыл  районыннарыннан Бөрегә таба узучылар, видеорегистраторларыгызны тикшерегез әле, бәлки видеоязмалар саклангандыр”, – дип язган ирекмәннәр.

Бераздан бу ханымны  үле килеш тапканнар дигән хәбәр таралды. Хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итүенчә, мәгълүматлар Мамады авылында яшәүче күп балалы ананың  10 май иртәсендә теркәлгән коточкыч авариянең бишенче корбаны булуын күрсәтә.  Ул каз бәбкәләре сатып алырга дип юлга чыккан булган.

Шулай да бары тик суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча гына  мәрхүмәнең  шәхесе төгәл ачыкланачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: