

Уфада берәдәк этләр тешләү очраклары әле булса теркәлә. Вакыйгалар белән якыннан таныш чыганак сүзләре буенча, 11 майда Калинин районының Спартак урамында сукбай эт яшь хатынга ташланган. Эт аның уң балтырын тешләгән. 26 яшьлек уфалы ханымга 10 дәваханә травмпунктында ярдәм күрсәткәннәр.
Икенче очрак Октябрь районында кичен булган. Комсомольская урамында берәдәк эт 52 яшьлек иргә ташланган. Эт аның уң ботын тешли. Ул 21 дәваханә травмпунктына мөрәҗәгать итә.
Бу ике очрак буенча мәгълүмат этләрне тоту хезмәтенә җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru