Хәвеф-хәтәр
11 Май 2022, 09:16

Ярдәм кирәксә, шунда ук хәбәр итегез

Вакытны сузарга ярамый, дип кисәтте төбәк җитәкчесе. 

МЧС по РБМЧС по РБ
МЧС по РБ

Ни кызганыч, урман янгыннары башланды.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 15 апрельдән алып, инде 25кә якын урман янгыны теркәлгән. Аларның күбесе, атап әйткәндә, 20дән артыгы ут белән саксыз эш итүдән килеп чыккан.  Бу хакта бүген Республика белән идарә итү үзәгендә үткән оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, барыбызга да уяу булырга кирәк, дип билдерде.

“Янгыннар чыгуга коры яшеннәр дә, кешеләрнең җавапсызлыгы да сәбәпче булырга мөмкин. Безнең бурыч – вакытында ачыкларга һәм сүндерергә. Әгәр ярдәм кирәксә, шунда ук хәбәр итегез”, – диде ул коткару хезмәтенә.

Ә район-шәһәр башлыкларын: “Янгын бер торак пунктка да барып җитәргә тиеш түгел. Бу сезнең шәхси җаваплылык. Вакытында тотынсаң, бу бурычны башкарып була”, – дип кисәтте Радий Хәбиров.

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас