Хәвеф-хәтәр
10 Май 2022, 06:43

Авариядә 5 кеше һәлак булган

Юлдагылар, сак булыйк...

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән, 10 майда, Мишкә районында кеше үлеменә китергән юл авариясе теркәлгән.  БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфа-Яңавыл юлының 133нче километрында Renault Sandero белән Skoda Rооmster бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 5 кеше һәлак булган. Renault автомобиленнән – 2, Skoda машинасыннан – 3. Балалар булганмы, юкмы икәнлеге ачыклана.

Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә Skoda Rооmster кюветка төшеп киткән һәм аңа ут капкан. Вакыйга урынына килеп җиткән  пожарныйлар янгынны сүндергән.

Авария урынына БР буенча ЮХХДИ җитәкчелеге, Юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү буенча төп идарәнең махсуслаштырылган бүлек җитәкчелеге һәм күчмә эксперт-криминалистик лаборатория  килгән, дип хәбәр итәләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас