+20 °С
Болытлы


Баймак районында «МТЗ-80» руле артында китеп барган исерек тракторист юлдан читкә төшеп китеп капланган. Нәтиҗәдә, янында утырып баручы 60 яшьлек пассажир зыян күргән. Юл һәлакәте 6 майда кичке сәгать 8 тирәсендә "Сәрмән-Амангилде-Баймак" юлында булган.
БР буенча ЮХХДИ идарәсендә әйтүләренчә, 45 яшьлек шоферның трактор йөртү таныклыгы булмаган, тракторы дәүләт теркәвен дә үтмәгән. Бергә утырып барган авылдашы имгәнгән, аны хастаханә алып киткәннәр.