Хәвеф-хәтәр
7 Май 2022, 11:31

Ашарга пешергәндә киеменә ут капкан

Ярый әле фатиры янып китмәнән. Үзе авыр хәлдә.

Ашарга пешергәндә киеменә ут капканАшарга пешергәндә киеменә ут капкан
Ашарга пешергәндә киеменә ут капкан

Салаватта 63 яшьлек ир фатирында, кичке аш әзерләгәндә пешеп, тән җәрәхәтләре алган. Бу хәл 5 май кичендә булган, дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Газ плитәсеннән ут ирнең күлмәгенә капкан, аны сүндерергә тырышкан, тәне II–III дәрәҗәдә пешеп өлгергән. Аны шәһәр хастаханәсенең хирургия үзәгенә алып киткәннәр.

Табиблар биргән мәгълүматларга караганда, зыян күрүченең җилкәсе, аягы һәм гәүдәсе янган. Ир авыр хәлдә, диләр. Шул ук вакытта аның фатиры уттан зыян күрмәгән, дигәннәр БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына.​

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас