Хәвеф-хәтәр
6 Май 2022, 03:56

Вагоннар бер урынга җыелган

Алар тимер юлына буйсынырга теләмәгән.

Вагоннар бер урынга җыелганВагоннар бер урынга җыелган
Вагоннар бер урынга җыелган

Чишмә районының Шөнгәккүл станциясе янында җиде цистерна һәм бер вагон тимер юлыннан читкә төшкән.

Коткаручыларга бу һәлакәт турында хәбәр 19 сәгать 20 минутта килеп җиткән. Цистерналар һәм вагон буш булган. Ачыкланган мәгълүмат буенча, барлыгы 48 цистерна (вагон), шуларның соңгы 7-нче һәм 41-48 тимер юл составының бер вагоны рельстан төшкән. Элемтә челтәрләре дә бозылган. Якынча 100 м тимер юлы зыян күргән.

Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана. Иң мөһиме - һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас