Хәвеф-хәтәр
6 Мая 2022, 03:01

Уфада асфальт юлы убылган

Ишегалды мәйданындагы юл 5 метрга аска төшеп киткән.

Уфада асфальт юлы убылганУфада асфальт юлы убылган
Уфада асфальт юлы убылган

Гадәттән тыш хәл Уфада Лесной проезд урамында торак мәйданы янында теркәлде. Анда, күрәсең, яңгырлар аркасындаюл асты катламы юылып асфальт “киткән”. Башкортстан башкаласы мэры Ратмир Мавлиев хәбәр итүенчә, беренче тикшерү убылуның диаметры 50 метр, тирәнлеге биш метр хасил итә.

“Бәхеткә, әлегә кадәр зыян күрүчеләр юк. Район койма белән уратып алынды. Хәзер барлык шәһәр хезмәтләре дә урында эш башлады, убылуның сәбәпләрен тикшерәләр. Белгечләр тикшерү үткәрү белән мәйдан тиз арада төзекләндереләчәк ", - ди мэр.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас