Хәвеф-хәтәр
6 Май 2022, 12:06

Җир убылган мәйданда каза күрүчеләр юк

Уфада убылган җир мәйданында төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр.

Җир убылган мәйданда каза күрүчеләр юкҖир убылган мәйданда каза күрүчеләр юк
Җир убылган мәйданда каза күрүчеләр юк

Уфадагы Лесной проезд урамы буенча җирнең убылып төшүенә килгәндә, хәл түбәндәгечә: 2022 елның 06 маенда 02:30 сәгатьттә Көнчыгыш Чыгышның төзелеш мәйданында 20 ел элек тозелә башлаган тоннель өстендә, бетон балка чатнау нәтиҗәсендә җир ишелә. Бу өлеш төзелеш транспорты юлы рәвешендә кулланылган, аның аша төзелеш материаллары китерелгән һәм казу эшләре вакытында барлыкка килгән туфрак чыгарылган.

Бу урында төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәннәр. Хәвефсезлек өчен районны койма белән әйләндереп алганнар һәм анда тәүлек әйләнәсендә сакта торачаклар.

2007 елда Көнчыгыш Чыгыш төзелеше финанслар җитмәү сәбәпле туктатыла. Аны хәвефсез хәлдә тоту өчен ел саен Башкортстан бюджетыннан 200 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

2022 елның 6 маенда, чокыр булган урында, Көнчыгыш тоннеле төзелеше буенча эш алып барылмаган. Шул ук вакытта, эш графигы нигезендә, 2022 елның июнендә андагы бетон балкаларны ныгытып чыгу буенча эшләр планлаштырылган булган. Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә җәрәхәтләнмәгән. Проект буенча планлаштырылган барлык төзелеш эшләре дәвам итә.

Чыганак: Транспорт һәм юллар министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас