Хәвеф-хәтәр
5 Май 2022, 09:09

Йортны тычканнар баскан

“Тычканнар көннән-көн күбәя...” – дип зарлана йортта яшәүчеләр.

life.rulife.ru
life.ru

Уфада биш катлы йортка тычканнар һөҗүм иткән. Бу хактагы хәбәр кичә, 4 майда, Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә пәйда булды.

Анда язылуынча, башкаланың Октябрь проспектындагы 122 санлы йортта тычканнан үрчегән. Алар биредә яшәүчеләргә нык комачаулый.

“Тычканнар көннән-көн күбәя. Төнен дә, көнен дә зыян салалар, азык-төлекне бозалар, артларыннан тизәкләре торып кала. Алардан безгә йогышлы чирләр таралу хәвефе бар. Ни өчен җаваплы кешеләр бер нәрсә дә эшләми?” – дип сорый йортта яшәүчеләрнең берсе.

Торак-эксплуатация идарәсенә хәбәр итү дә нәтиҗә бирмәгән.

Радий Хәбировның сәхифәсенә мөрәҗәгать калдырганнан соң Республика белән идарә итү үзәге хезмәткәрләре аңа җавап бирде. Алар мөрәҗәгатьне Октябрь районы хакимиятенә юллаган. Йортның гомум кулланылышта булган урыннарын эшкәртәчәкләр, дип вәгъдә иткәннәр. Шулай ук йортта яшәүчеләр белән элемтә булдыру каралган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас