Хәвеф-хәтәр
5 Май 2022, 09:29

Надан укучылар

Яңа Зеландиянең урта мәктәпләрендә укучылар җөмләне баш хәрефтән язарга кирәклеген белмиләр, ди.

howlearn.spengl.ru Надан укучыларhowlearn.spengl.ru Надан укучылар
Надан укучыларФото:howlearn.spengl.ru

Яңа Зеландиянең урта мәктәпләрендә үткәрелгән тестлар гаҗәпләнерлек нәтиҗә биргән: анда укучыларның 40 проценты җөмләгә нокта куймый һәм сәгатьтә ничә минут икәнлеген белми булып чыккан.

Хәзер илнең белем бирү учреждениеләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен яңа төрле алымнар кертергә уйлыйлар. New Zealand Initiative аналитик үзәгенең хезмәткәре Майкл Джонстон әйтүенчә, үсмерләр укый-яза белмиләр.  

“Үсмерләр җөмләне баш хәрефтән язарга кирәклеген белми, бик күп орфографик хаталар белән язалар һәм текстлардан ул хаталарны үзаллы табарга сәләтле түгелләр”, – дип бәян иткән белгеч. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә грамоталы һәм укыган булу модада түгел.

Чыганак: Газета.Ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас