Хәвеф-хәтәр
4 Май 2022, 06:06

Юл читеннән китеп барган...

Юл газабы - гүр газабы...

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Кичә, 3 май кичендә Хәйбулла районында теркәлгән авария кеше гомерен өзгән.  БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 56 яшьлек хатын җәяү юл кырыеннан китеп барган. Юлдыбай-Акьяр-Сара юлының 43нче километрында “Газель” руле артындагы    Зианчура районында яшәүче ир, аны күрмичә,  бәрдергән.

Кызганычка каршы, хатын ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәнче үк үлгән. Водитель мәрхүмәнең юлдан яктылыкны кайтаручы билгеләрсез атлап баруын аңлаткан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас