Хәвеф-хәтәр
3 Май 2022, 06:09

Тагын бер машина су астына киткән

Бу юлы да Зианчура районында...

https://selskieogni.ruhttps://selskieogni.ru
https://selskieogni.ru

Бу ялларда Зианчура районында күңелсез хәл булган.

Зилаер районыннан ирле-хатынлы һәм кечкенә балалары булган бер гаилә, Магнитогорск-Ира автомобиль юлы буйлап барып, Сүрәм елгасы буена ял итәргә туктаган.

Руль артындагы ир кеше елга яры буена борылырга уйлаган, ләкин бу урынның сөзәк һәм тайгак икәнлеген исәпкә алмаган, күрәсең – машина таеп, елгага таба ава башлаган.

Шул чакта автомобиль, бәхеткә, ярдагы нәрсәгәдер эләгеп, туктап кала. Шул мизгел эчендә гаилә салоннан чыгарга өлгерә, ә машина суга бата.

Гаилә әгъзаларының барысы да исән-сау. Могҗиза дими, нәрсә диясең?!.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас