Хәвеф-хәтәр
3 Май 2022, 09:36

Сыерлар өстенә барып менгән

Малкайларның кайсыберләре урында җан биргән.

https://resbash.ruhttps://resbash.ru
https://resbash.ru

Кичә, 2 майда, Кушнаренко районында юл-транспорт фаҗигасендә маллар зыян күргән.

“БашДТП” социаль челтәренә урнаштырылган хәбәрдән шул билгеле: Кушнаренко районының Әхмәт авылында автомобиль көтүдән кайтып килгән сыерларны бәрдерә. Әлеге хәлнең рәсми сәбәпләре әлегә әйтелмәгән.

Пост астында комментарий калдыручыларның кайсыберләре таксист исерек булгандыр, мөгаен, дип фаразлый. Икенчеләре исә юлларда һәм урамнарда хуҗасыз йөргән малларны гаепләргә ашыккан. Әмма күпчелек такси водителенең кылыгын яманлаган.  

Иң кызганычы: машина белән бәрелешкән малларның кайсыберләре урында җан биргән...

Хәзер авылларда көтүләр чыкты. Шуңа водительләргә игътибарлы булырга кирәк. Маллар өчен юл кагыйдәләре юк шул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас