+21 °С
Болытлы


Яр Чаллы шәһәреннән ерак түгел генә Кама елгасында борт артына төшеп киткән 20 яшьлек егетне эзлиләр.
Егет теплоходта моторист-рулевой булган. Ильичевский белән Белоус авыллары арасында алар йөк төяп торган булган. Теплоход ярдан 400 метр ераклыкта торган. Егетнең жилетсыз эшләве мәгълүм. Әлеге вакытта коткаручылар белән водолазлар аны эзләү эшләренә керешкән.
Чыганак: Сhelny-biz.ru