Хәвеф-хәтәр
3 Май 2022, 16:32

Еланнар уянган

Кара еланнар белән очрашмавың хәерлерәк, диләр белгечләр. 

oko-planet.su Еланнар уянганoko-planet.su Еланнар уянган
Еланнар уянганФото:oko-planet.su

Апрель аеның җылы булуы Русиянең урта полосасында кара еланнарны кышкы йокыларыннан иртәрәк уяткан. Урманда йөрергә булсагыз, аяк астына карап йөрегез, таяк белән үләннәрне бутап карагыз, диләр белгечләр. Әгәр гомеренә куркыныч янаса, кара елан кешегә һөҗүм итә.

Әлеге вакытта  һава температурасы салкынчарак булу сәбәпле, кара еланнар сүлпән, әмма кыш буена алар күп агу җыярга өлгергән, ауга чыгып аларны түгәргә өлгермәгәннәр, шуңа алар белән очрашмавың хәерлерәк, диләр экологлар. А.Н. Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары буенча институтның фәнни хезмәткәре Леонид Неймарк әйтүенчә, кара елан тешләгәндә кешенең орагнизмына 50 агулы компоненттан торган катлаулы коктейль эләгә. Статистика күрсәтүенчә, кара елан чаккан ун кешенең икесе якты дөнья белән хушлаша. Дача участогына, бакчага кара елан иләшмәсен дисәгез, үләнне чабып торырга кирәк. Кара еланнар, гадәттә, озын үлән арасында йөри.

Чыганак:smotrim.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас