

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче 67 яшьлек ханым төшке аш вакытында балык ашап утырганда ялгыш сөяген йоткан. Сөяк башта аның үңәченнән үтеп китәлми торган, аннан үңәчен тишеп чыгып йөрәгенә барып кадалган. РЕН ТВ хәбәр итүенчә, хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр, әмма табиблар коткара алмаганнар: ул ике тәүлектән вафат булган. Әлеге вакыйга буенча тикшерү башланган. Табибларның ни өчен аның үңәченнән ике тәүлек буена сөякне алмауларына аптырыйлар.
Чыганак: https://ren.tv