

Бүздәктә автоинспекторлар юлда барган машинаны туктатырга уйлаганнар, әмма ир, аларның сигналын исәпкә алмыйча качкан.
"Хокук бозучы юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юлдагы башка кешеләрнең дә гомерен һәм сәламәтлеген хәвеф астына куйды. Водительне туктату өчен, Русия Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлеге хезмәткәрләре, урамнарның бер башын яптырырга мәҗбүр булды. "Капкан"га эләккән шофер туктарга мәҗбүр булды. Аны тоткарладылар һәм полиция бүлегенә алып килделәр", - дип сөйләде Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова.
Тоткарланучының исерек килеш машина белән идарә итүе ачыкланган. Автомобильдә шулай ук водительнең хатыны һәм ике баласы булган. Аның ОСАГО полисы юк. Шулай итеп, өч административ беркетмә төзелде. "Ата - аналарның үз балаларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве факты буенча тикшерү үткәрелә", - дип өстәде Ирина Волкова.