Хәвеф-хәтәр
28 апрель 2022, 10:55

Урманнар яна бит

Республика буенча өч урында янгын теркәлгән.

Урманнар яна битУрманнар яна бит
Урманнар яна бит

Башкортстанда Баймак, Әбҗәлил һәм Бөрҗән районнарында урман янгыннары теркәлгән. Барлык янгыннар да беренче тәүлек эчендә сүндерелгән, хәзер гамәлдә булган янгыннар юк – бу хакта гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Янгынның гомум мәйданы 10 гектардан артып киткән иде. Ике урман янгыны Белорет районында, Инзер һәм Тирлән урманчылыклары территориясендә — 7,1 һәм 1,4 гектар мәйданда ачыкланган. Тагын бер янгын Әбҗәлил районында 1,7 гектар мәйданда теркәлгән.

«Өч урман янгыны да бетерелгән, - дип билгеләп үттеләр ведомствода. - 2022 елның 15 апреленнән 28 апреленә кадәр урман фонды территориясендә барлыгы 53,3 гектар мәйданда 12 урман янгыны теркәлгән».

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас