Хәвеф-хәтәр
28 апрель 2022, 08:25

Кием-салым белән бүлешмәгән өчен үтергән

Эчкечелекнең кайчан юньлегә илткәне бар?

Кием-салым белән бүлешмәгән өчен үтергәнКием-салым белән бүлешмәгән өчен үтергән
Кием-салым белән бүлешмәгән өчен үтергән

Башкортстанда  хокук саклаучылар  Приютово  бистәсендә яшәүче 42 яшьлек ирне тоткарлаган. Ул 88 яшьлек пенсионерны үтерүдә шикләнелә.

Полициягә мәрхүмнең 55 яшьлек улы мөрәҗәгать итә. Ир әтисе янына килгән, тик ул шалтыратуларга җавап бирмәгән. Ул  әтисен өйдә үле килеш тапкан. Йорт идәнендә һәм стеналарында  кан эзләрен күргән. Мәрхүм пенсионерның йөзе һәм гәүдәсе яралар, гематоманар белән капланган...

Оператив-эзләү чаралары хокук сакчыларын 42 яшьлек җирле кешегә алып килгән. Ир кеше пенсионерны үтерүен таныган һәм ниләр булганын сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, 22 апрельдә  ул таныш хатында  кунакта булган, алар бергәләп  хәмер эчкәннәр.   Ханым иргә: “Өске каттагы  өлкән яшьтәге күрше шаулый, миңа һәм балаларга йокларга комачаулый”, - дип зарланган. 42 яшьлек ир бу хәлне ачыкларга булган һәм  теге пенсионерның фатирына күтәрелгән.

  Ир белән пенсионер сөйләшкәннәр. Сөйләшеп беткәч, шикләнелүче ир ахирәтенең  фатирына әйләнеп кайтырга теләгән, тик тегесе аны кертмәгән. Шулай итеп, иркәй киемсез һәм ботинкаларсыз  калган.

  Аптырагач, шикләнелүче яңадан пенсионерга юллана. Кием таптыра, кунып чыгыйм әле, дип сорый. Тик пенсионер риза булмый. Ул чакырылмаган кунакны ничек тә ишектән чыгарып җибәрергә тырыша. Тик ачуы килгән ир пенсионерга күп тапкырлар суга, типкәли. Тукмап арыгач, йокларга ята. Сәгать ярым тирәсе йоклагач, мүрхүм пенсионерның плащын эләктереп, кайтып китә. Менә шулай, тагын бер гомер әзелә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас