Хәвеф-хәтәр
28 апрель 2022, 06:43

Атышта яраланган тәрбиячегә операция ясаганнар

Аны арытаба дәвалар өчен  Мәскәүгә күчерергә тиешләр. 

Сергей Ивлев / РИА НовостиСергей Ивлев / РИА Новости
Фото:Сергей Ивлев / РИА Новости

Ульяновск өлкәсенең Вешкайма поселогында “Рябинка” балалар бакчасындагы атышта яраланып исән калган тәрбиячегә операция ясаганнар. Аның хәле хакындагы мәгълүмат Дәүләт Думасы депутаты Сергей Морозовның Телеграмында пәйда булды. Сәясәтче операциянең ашыгыч ярдәм дәваханәсендә ясауларын белдерде. Хәзер хатынны Мәскәүгә Травматология институтына күчерергә әзерлиләр. “Мотлак рәвештә барып хәлен беләчәкмен һәм барлык тиешле ярдәмне күрсәтәчәкмен”, – дип язган Морозов.

Депутат атышта үлгән балаларның гаиләләре белән  дә эш алып барылачагын да әйтте.

Исегезгә төшерәбез,  26 апрельдә “Рябинка” балалар бакчасында “тихий час” вакытындагы атыш турында хәбәрләр таралды. Коралланган егет – 26 яшьлек Руслан Әхтәмов. 68 яшьлек күршесеннән тартып алган мылтыктан ул ике баланы һәм тәрбиячене атып үтергән, кече тәрбиячене яралаган иде. Ахырда ул үзенә кул салган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас