

Сабый үлеменнән дә ачырак кайгы бар микән? Чирләп үлсенме ул, авариядәме, башка сәбәптәнме – әти-әни өчен әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык зур фаҗига. Менә тагын Уфада Парковая урамында бәхетсез очрак – 26 апрельдә бишенче кат тәрәзәсеннән ике яшьлек кыз бала егылып төшкән. Сабыйны йорт тәрәзәләре астында тапканнар. Кызганычка каршы, ул исән түгел. Сөйләүләренчә, бала әнисе белән кухняда булган...
Әле бу аяныч хәлнең сәбәпләре ачыклана. Тикшерүчеләр шаһитлардан һәм үлгән кыз баланың гаиләсеннән сорашалар. Фаҗига булган урынны карап чыктылар, суд-медицина экспертизасы билгеләнде.