

Республикада юл һәлакәтләрен кисәтүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны киметү максаты белән профилактик чаралар үтте.
Соңгы көннәрдә үткән рейдка нәтиҗәләр ясап: «Республика юлларында авария хәлләрен кисәтү һәм киметү өчен 3,5 меңнән артык административ протокол төзелгән. Алар арасында, юл кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгучы 128 водитель тотылды", - дип хәбәр иттеләр төбәк буенча ЮХХДИ идарәсендә.
Моннан тыш, профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә иткән 78 шоферны кулга алганнар.
«Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз", - диләр Дәүләт автоинспекциясендә.