Хәвеф-хәтәр
23 апрель 2022, 07:50

Виртуаль тозак...

Табыш артыннан куучылар балалар психикасын уйламый.

fazarosta.comfazarosta.com
fazarosta.com

Чит илләрнең виртуаль уеннар уйлап табучылары табыш алу өчен балаларның иминлеген дә хәвеф астына куярга чирканый.

Мәсәлән, YouTube Kids кушымтасын алыйк. Аның “автовоспроизведение” дигән функциясе диеталар рекламалаучы роликлар яки балаларны үзләренә үзләре кул салуга этәрүче видеолар күрсәтә башлау мөмкинлеге биргән.

“Табыш артыннан куып, корпорацияләр интернет белән кулланучыларны үзләренә ныграк бәйләргә тырыша. Һәм, ни кызганыч, балалар бу тозакка тиз эләгә”, – ди Интернет хәвефсезлеге лигасы директоры Екатерина Мизулина.

“Балалар психикасы тышкы факторларга тиз яраклаша. Шуңа без, өлкәннәр, балаларның нәрсә укуын һәм нинди уеннар уйнавын белергә тиешбез”, – ди Башкортстанда балалар хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина.

Тиздән бу уңайдан хәлләр яхшырыр дигән өмет бар. Чөнки Русиянең IT-тармагына дәүләттән зур акчлалар салына һәм озакламый балалар, яшьләр үзебезнең уеннарда уйный башлаячак, дип ышандыра белгечләр. Уеннарны эшләүчеләр балаларның яшен һәм психика үзенчәлекләрен исәпкә алачак, диләр алар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас