Хәвеф-хәтәр
23 апрель 2022, 12:26

“Мин машина йөртә белмим...”

7 яшьлек баланы бәрдергән ир шулай дип җавап биргән.

ЮХХДИЮХХДИ
ЮХХДИ

Уфада җәяүлеләр өчен юлдан чыгып барган җиде яшьлек  кызны бәрдергән водительне кулга алганнар.

Кичә, ягъни 22 апрельдә башкаланың Черниковка бистәсендә көн уртасында җиде яшьлек баланы машина бәрдерә. Руль артында утырган ир, шунда ук автомобилен калдырып, фаҗига урыныннан кача. Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны дәваханәгә илтәләр.

Хокук саклаучылар автомобиль хуҗасының эзенә тиз төшә. Ул 25 яшьлек республика кешесе булып чыга. Аның водитель таныклыгы булмый. Өстәвенә, ул алкогольгә тест тапшырудан да баш тарта.

“Минем әйтер сүзем юк. Мин автомобиль йөртә белмим. Аны коробка-автомат йөртә”, – дип җавап биргән егет Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас