

Бүген иртән, 22 апрельдә Бәләбәй АТПсы шоферы «Дәүләкән— Уфа» маршруты буенча юлга чыгарга торганда LADA Largus таксисты килеп зур тавыш чыгарган.
«Пассажирлар автобуска кергән вакытта таксист аларны „Башавтотранс“ автобусын түгел, ә аның машинасында барырга үгетләгән. Автобус шоферы түзмәгән, чыгып куа башлаган. Таксист шул арада кесәсеннән баллончик алып, аның йөзенә сиптергән.
Нәтиҗәдә, полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән. Такси йөртүче тоткарланган, ә автобус водителен Чишмә поселогынлагы травмпунктка алып киткәннәр», — дип сөйләгәннәр "Башинформ"га «Башавтотранс» матбугат хезмәтендә.