+21 °С
Болытлы


21 апрель көнне иртән Стәрлетамак дәваханәсенә бер ир-егетне китергәннәр. Ул биеклектән егылып төшеп имгәнгән.
"Аны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып килгәннәр. Фаҗигагә китергән бу хәлнең сәбәпләре әлегә билгесез. Ләкин, беренче мәгълүматлар буенча, ул күп фатирлы торак йортның өченче катыннан егылып төшкән. Нәтиҗәдә, табиблар бу кешенең уң аягының бот турысыннан сынган дигән диагноз куйганнар", - дип язды "Башинформ" агентлыгы.
Хәзер бу хәлнең сәбәпләрен хокук саклаучылар тикшерә.