Хәвеф-хәтәр
21 апрель 2022, 09:55

Аюлар уяна

Башкортстанда аюлар кышкы йокысыннан уянды дип кисәтәләр.

coppeer.ru Аюлар уянаcoppeer.ru Аюлар уяна
Аюлар уянаФото:  coppeer.ru

Башкортстанда аюлар кышкы йокысыннан уянды дип кисәтәләр. Белгечләр аларны үткән атнада Күгәрчен белән Зилаер районнары арасында урнашкан “Морадым тарлавыгы” табигать паркында күргәннәр.

Инспектор Юрий Нефедьев быел аюларның иртә уянуы карның тиз эреп бетүе белән бәйле дигән фикердә. Аюларны җәй көне санаячаклар, әле урманның бөтен җиренә дә кереп булмый.

Республика халкын уяу һәм сак булырга чакыралар. Табигый паркларга барыр алдыннан анда эшләгән хезмәткәрләрне кисәтеп куярга һәм хәвефсезлек техникасы белән танышырга кирәк. Урманда азык-төлек калдыгы ташларга ярамый, чөнки аларның исе аюларны җәлеп итәчәк, диләр.

Ә менә рәхәтләнеп шаулашып-гөрләшергә була. Чөнки аюлар чит тавышларны яратмый, шуның өчен сезнең белән очрашмаска тырышачаклар.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас