

Кичә республиканың Әбҗәлил районында төнге 22.00 сәгать тирәсендә ВАЗ-2113 һәм аңа каршы килүче “Лада Веста” бәрелешкәннәр. Бу хакта БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итәләр. Авария Магнитогорск – Аэропорт юлының 4нче километрында Кызыл Башкирия авылы янында теркәлгән. Нәтиҗәдә ВАЗ руле артындагы 25 яшьлек егет ашыгыч ярдм килеп җиткәнче үк үлгән. Аның машина йөртү таныклыгы булмавы билгеле. “Лада Веста”ның 44 яшьлек водителен дәваханәгә озатканнар.
Авариядә тагы бер машина каза күргән. ВАЗ-2113нең алгы сул тәгәрмәче ычкынып китеп “Дэу Нексия”гә зыян салган.
Юл һәлакәтенең сәбәпләрен өйрәнәләр.
Чыганак: gorobzor.ru