Хәвеф-хәтәр
18 апрель 2022, 05:33

ЮХХДИ инспекторын таптаган...

Авария кичә теркәлгән.

Кичә кич, 17 апрель кичендә, М-5 “Урал” автомобиль юлының 1508 километрында  ЮХХДИ инспекторы катнашлыгындагы авария теркәлгән. Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә,  Chevrolet Niva  автомобиле руле артындагы водитель  юл-патруль хезмәте инспекторына барып менә.

“Авариядә  җитди каза күргән 32 яшьлек инспекторны 13 санлы дәваханәгә алып китәләр. Кызганычка каршы, һәлакәттә алган җәрәхәтләре нәтиҗәсендә Уфада яшәүче  ЮХХДИ хезмәткәренең гомере өзелде”, – ди чыганак.

Соңрак авариянең нечкәлекләре дә ачыкланды. Chevrolet Niva  руле артындагы водитель  БР буенча ЮХХДИ юл-патруль хезмәтенең 32 яшьлек инспекторы Рәфис Хәйретдиновка барып менә. Авария нәтиҗәсендә ул җитди җәрәхәтләнә. Табиблар кулларыннан килгәннең барын да эшли, әлбәттә, әмма инспектор һәлак булды”, – диләр  БР буенча Эчке эшләр министрылыгында һәм Рәфис Хәйретдиновның якыннарының, коллегаларының кайгыларын уртаклашалар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас