Хәвеф-хәтәр
18 апрель 2022, 13:51

Ун бала ятим калган

Ямашлы сусаклагычына төшеп киткән машинада дүрт хатын булган.

Ун бала ятим калганУн бала ятим калган
Ун бала ятим калган

Бүген көндез, 18 апрельдә, Зианчура районында бик аяныч хәл булган.

Емерек тавы итәгендә Ямашлы сусаклагычы урнашкан. Шуның яныннан китеп барган бер автомобиль зур суга төшеп баткан. Руль артында утырган хатын исерек булган, диләр. Ул исән калган, тик аның өч пассажиры үлгән.

Коткаручылар мәгълүматлары буенча, 1974 елгы хатын исән калган. Калган пассажирлар: 1969, 1973 ,1986 елгылар.

Кешеләре белән суга төшеп баткан машинаны авыл халкы белән берлектә коткаручылар чыгарган. Башта трос ярдәмендә, аннары трактор белән ярга тартканнар.

Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эше оештырылган. Бу хәлнең төгәл шартлары билгеләнә.

Бер мизгел эчендә ун бала ятим калган. Һәлак булган 53 яшьлек хатынның - биш баласы, 36 яшьлегенең - ике һәм 49 яшьлек хатынның өч баласы бар. Исән калган 48 яшьлек хатынның да өч баласы бар.

Якынча мәгълүматларга караганда, дүртесе дә сусаклагычтан ерак түгел урнашкан бер кафеда эшләгәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас