

Кар эреп өлгермәде, яшьләр самокатларда җилдерергә кереште. Мизгел ачылу белән күңелсез хәбәрләр дә килә башлады. 11 яшьлек малай, электр скутеры белән, Нагаево авылында шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче Mazda CX-7 машинасы белән бәрелешкән.
"Авария нәтиҗәсендә малай төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылды һәм медицина ярдәменнән соң өенә җибәрелде", - дип хәбәр итте ЮХХДИ матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, дүрт көн элек Салаватта каты көнкүреш калдыклары ташучы йөк машинасына электр скутерында юл бирмәгән бер малай таптала язып калды. Самокатның уенчык түгеллеген аңлап бетермәүчеләрне бик күңелсез хәлләр көтәргә мөмкин.
Чыганак:gtrk.tv
Фото:gtrk.tv